Гарипова Илхамия Рәхмәт сиңа тормыш- Җылы урының, назың-иркәң өчен, Кышың, язың, җәең, көзең өчен, Яңгыр-карың, сөйгән ярым өчен, 1 малаем, 2 кызым өчен, Табындагы ипи-тозың өчен, Синдә тапкан үз йолдызым өчен Өлешемә тиген көмеш өчен, Әти-әни, ерак-якын туганнарым өчен Миннән кече братларым өчен, Таныш-белем, дус-ишләрем өчен Бер Ходаем, яшәргә көч-биреп торган өчен Бүләк иттең тормышымда Һич югалмас хәзинә 3 балам-3 өметем ул Бик канәгать хәзергә. Рәхмәтле мин язмышыма Гомер шулай үткән өчен Балаларымның 3се дә Әти назын күреп үскән өчен Үпкәләмим язмышыма Канатым каерган өчен Күзләремә сагышлардан Кайнар яшьләр тулган өчен.
Әнием. Күп ел үтте әнием китүенә Син бит һәзер бездән еракта Ләкин истән һич тә син чыкмыйсың Сакланасың безнең йөрәктә. Ике бала калдык синең кулда Әти киткән чакта сугышка Ялангач булмадык ач интекмәдек Кеше чакырмадык булышка. Сугыш еллары җиңел булмагандыр Бирешмәдең барысын җиңдең син Үз үзеңне һәттә җәлләмәдең Бөтен көчең безгә бирдең син. Сугыш беткәч инде берәүләрнең Әтиләре кайта башлады Бәхет монда безне читләп үтте Безнең әтиебез кайтмады. Безгә авыр булды монда да син Елы сүзләр белә юаттың Без әтисез диеп кимсенмәдек Тормышка син безгә юл таптың. Үстердең син безне кеше иттең Авырлыкта батып калмадык Укыттың да кирәк хөнәр алдык Тормыш юлына ансат атладык. Ләкин язмыш тагын кызганмады Тагын кара кайгы җиткерде Улың фәҗигәле үлем белән Үлде дигән хәбәр китерде. Әти урнына да үзең калдың Үзеңә генә төште авырлык Түземле дә тырыш булгансың син Ходай биргән алтын сабырлык. Балаларыбыз синең кулда үсте Синдә күреп күңел елысын Көйләдең дә җайладың да үзең Сүзләрен дә таптың назлысын. Аларның да шулай исләрендә Мөхәббәтле булып калырсың Күңел түрләрендә безнекечә Иң кадерле урын алырсың. Нигә икән әниләр исән чакта Без кадерләрен белмибез Ә югалткач әзелеп үкенәбез Соңга калуыбызны сизмибез. 1.04.2004г. |